ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Быел Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәте янгыннарга, януларга һәм юл-транспорт һәлакәтләренә 1 754 тапкыр чыкканнар. Аларда 190 кеше һәм 130 млн. сумга милек коткарылган. Янгын сүндерү техникасын яңарту, милек техникасын көчәйтү буенча зур эш үткәрелгән. 2017 елның 1 октябреннән Татарстан Республикасы янгын сүндерү хезмәтенең вазифалы шәхесләренең эш хакы 4,9 % арткан. Янгын профилактикасы эше өлешендә эшчеләр 150 мең шәхси йортны әйләнеп чыккан.

Моның турында бүген журналистларга янгын күзәтү буенча Татарстан Республикасының баш дәүләт инспекторы Сергей Сергеев республика Хөкүмәт йортында үткән брифинг вакытында хәбәр итте. Брифинг темасы – Яңа Ел бәйрәмнерен үткәрү вакытында янгын иминлеген тәэмин итү. Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы ГТХМ шәхси составы 25 декабрьдән хезмәт итүнең ныгытылган төренә күчәчәк.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 50 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 12 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада  12 янгын очрагы теркәлгән. Мунчада – 2 янгын, шәхси йортта – 5 янгын, каралтыда – 1 янгын, башка объектларда – 1 янгын.  2 кеше һәлак булган, 1 кеше зыян күргән. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International