Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 50 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 12 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада 12 янгын очрагы теркәлгән. Мунчада – 2 янгын, шәхси йортта – 5 янгын, каралтыда – 1 янгын, башка объектларда – 1 янгын. 2 кеше һәлак булган, 1 кеше зыян күргән.
Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 2 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга - 5 тапкыр чыкты.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, янгынга – 3 тапкыр, юл – транспорт һәлакәтенә – 1 тапкыр. Профилактика эшләренә – 14 тапкыр.
18.12.2017 ел 03.51 Зәй МР, Бура Киртә авылы, Заречная урамы, йорт.
Шәхси бүрәнәле торак йортта һәм каралтыда ут чыкты. Мәйданы 148 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә ике кеше зыян күрде, 1962 елгы ир-ат һәм 1966 елгы хатын-кыз. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
18.12.2017 ел 16.35 Каза шәһәре, Гассар урамы, йорт.
Өч катлы кирпеч административ бинада склад бүлмәсендә ут чыкты. 13 кв.м. мәйданында кәгазь, оргтехника һәм җиһаз янды. Янгын сүндерүчеләр баскыч буенча ике кешене коткарды. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
18.12.2017 ел 22.02 Түбән Кама МР, Кашаев авылы, Үзәк урамы, йорт.
Бер катлы бүрәнәле йортта һәм каралтыда ут чыкты. Мәйданы 33 кв.м. Янган хәрабәләр арасында янгын сүндерүчеләр кеше мәетен таба. Шәхесе ачыклана. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96