ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ ГИМС Үзәге тагын тиешле югарылыкта булган! Яр Чаллы инспекторлык бүлекчәсенең кече суднолар буенча дәүләт инспекторы Зиннур Мостафин “Иң яхшы ГИМС инспекторы” исемендә приз алучылар санына кергән. 7 ел буе Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ ның Кече суднолар дәүләт инспекциясе Идел буе федераль округы буенча 1 нче урынны ала, шул исәптән 2010 елда Русия Федерациясе буенча 1 нче урын булган иде.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсендә 2017 елның 3 нче чиреге эчендә хокук куллану практикасын йомгаклау һәм анализлау нәтиҗәләрен карап тикшерүе, дәүләт контроле органының мәҗбүри таләпләрен үтәү буенча             кулланма турында ачык фикер алышу үтте. Очрашуда җәмәгый оешмаларның вәкилләре, кәсәбәче хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президентының вәкиле, Казан шәһәре Кече һәм урта бизнес кәсәбәчеләренең һөнәри берләшмәсенең рәисе, белем бирү йортларының вәкилләре катнашты.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 44 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр. Республикада  3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 1 янгын, гаражда – 1 янгын.    


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International