Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ ГИМС Үзәге тагын тиешле югарылыкта булган! Яр Чаллы инспекторлык бүлекчәсенең кече суднолар буенча дәүләт инспекторы Зиннур Мостафин “Иң яхшы ГИМС инспекторы” исемендә приз алучылар санына кергән. 7 ел буе Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ ның Кече суднолар дәүләт инспекциясе Идел буе федераль округы буенча 1 нче урынны ала, шул исәптән 2010 елда Русия Федерациясе буенча 1 нче урын булган иде.