ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

2018 ел Дөнья футбол чемпионатының матчларында имнлек тәэмин итү чикләрендә Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсендә үзәк аппаратның һәм баш идарәнең карамагындагы учреждениеләренең хезмәткәрләре өчен чемпионат матчларын Казанда үткәргән вакытта эшләтелгән объектларны тикшерү буенча дәресләр үткәрелә. Баш идарә хезмәткәрләренең төркем күнегүләре график буенча үткәрелә. Шулай да башка ашыгыч хезмәтләр белән бергән эшләү сораулары эшкәртелә.

2017 елда 11 сентябрьдә 18 сәгать 33 минутта ике ир-ат һәм бер хатын-кыз урманда адашканнары турында хәбәр килде. Гөмбәчеләрне эзләргә Яшел Үзән урман хуҗалыгының участковый урманчысы, янгынга каршы федераль хезмәтнең 8 отрядының оператив төркеме, Казан эзләү-коткару отрядының коткаручылары, Яшел Үзән районы буенча Русия ОМВД төркеме чыккан. 21 сәгать 12 минутта адашканнарны 8 нче отрядның хезмәткәрләре тапкан, аларга медицина ярдәме кирәк булмаган. Аларны өйгә китерделәр.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 56 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча 26 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр.  Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, транспорт чарада – 1 янгын. 1 кеше зыян күрде, 1 кеше коткарылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International