2017 елда 11 сентябрьдә 18 сәгать 33 минутта ике ир-ат һәм бер хатын-кыз урманда адашканнары турында хәбәр килде. Гөмбәчеләрне эзләргә Яшел Үзән урман хуҗалыгының участковый урманчысы, янгынга каршы федераль хезмәтнең 8 отрядының оператив төркеме, Казан эзләү-коткару отрядының коткаручылары, Яшел Үзән районы буенча Русия ОМВД төркеме чыккан. 21 сәгать 12 минутта адашканнарны 8 нче отрядның хезмәткәрләре тапкан, аларга медицина ярдәме кирәк булмаган. Аларны өйгә китерделәр.