ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 9 нчы мартында “Эфир-Татарстан24” телеканалында “Актуаль сөйләшү” программасында “Ашыгыч чакыру хезмәте-112” Татарстан Республикасы дәүләт казна учреждениесе директоры Ольга Лозовая белән туры эфир булган. Анда республикада система-112 эше сораулары турында фикер алышынган. Программа вакытында Ольга Лозовая алып баручының берничә сорауларына җавап биргән.

10 нчы мартта Татарстан Республикасына Мәскәү өлкәсенең дәүләт идарәсе, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының, Мәскәү өлкәсе буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең һәм Мәскәү өлкәсенең “112” номеры буенча ашыгыч хезмәтләрне чакыру үзәге” дәүләт казна учреждениесенең вәкилләреннән торган делегациясе “112” бердәм номеры буенча ашыгыч хезмәтләрне чакыруны тәэмин итү системасын үстерү тәҗрибәсен алышу максаты белән килгән. Татарстан Республикасында һәм Мәскәү өлкәсендә система-112 эшләү үзенчәлекләре турында фикер алышынган.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 35 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 14 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 6 тапкыр. Республикада  5 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 2 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International