10 нчы мартта Татарстан Республикасына Мәскәү өлкәсенең дәүләт идарәсе, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының, Мәскәү өлкәсе буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең һәм Мәскәү өлкәсенең “112” номеры буенча ашыгыч хезмәтләрне чакыру үзәге” дәүләт казна учреждениесенең вәкилләреннән торган делегациясе “112” бердәм номеры буенча ашыгыч хезмәтләрне чакыруны тәэмин итү системасын үстерү тәҗрибәсен алышу максаты белән килгән. Татарстан Республикасында һәм Мәскәү өлкәсендә система-112 эшләү үзенчәлекләре турында фикер алышынган.