ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе һәм ТР ГТХМ хезмәткәрләре, шулай да территорияль бүлекләр һәм идарә карамагындагы учреждениеләр өчен тынычлык һәм сугыш вакытында алдан билгеләнгән гамәлләргә әзер булуга китерү буенча тактик-тезелү күнегүләре башланган. Күнегүләрнең төп максаты баш идарәсенең һәм министрлыкның шәхси составын сугыш вакыты хәлләрендә эшләүгә күченүгә хәзерлек дәрәҗәсен күтәрү булып тора. Күнегүләрнең программасы өч көнгә исәпләнгән.

Моның турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында массакүләм мәгълүмат чаралары өчен  брифингта янгын күзәтү буенча Татарстан Республикасының Баш дәүләт инспекторы Сергей Сергеев әйтте. Шулай ук брифингта татарстанлылар һәм башкала кунаклары өчен бәйрүм чараларын оештыру өчен җаваплы булган башка республика министрлыкларының вәкилләре катнашкан.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 21 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 6 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр.  Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада – 2 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International