Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 28 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп – чарны сүндерергә 3 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризык көю аркасында – 1 тапкыр, ялган чакыру - 9 тапкыр, башка хезмәтләр белән хезмәттәшлек -7 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 14 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор – 8 янгын, кулланышта булмаган каралтылар – 3 янгын, башка объектлар – 3 янгын. 2 кеше зыян күргән. Кызганычка каршы, 1 кеше һәлак булган.