ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2015 ел
дүшәмбе

16 мартның сәгать 22 кә авария-коткару һәм башка кичектергесез эшләргә 1 039 кеше һәм 182 берәмлек техника тартылган. Россия ГТХМ ның МИ-8 вертолетлары, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ның “К-226” вертолеты очып чыгарга әзер. 2 кеше хәбәрсез югалган дип исәпләнә.

Хәзергә Республика суд медицина экспертизасы бюросында 17 үлүченең мәете танылган, шул исәптән 9 чит ил гражданнары. Бүген унөч мәет туганнарга һәм якыннарга күмәр өчен тапшырылган.

Республиканың сулыкларында боз калынлыгы буенча 2015 елның 16 мартына хакыйкый мәгълүматлар

ГТХМ сынау янгын лабораториясе белгечләре өемнәрне сүткән урында эшен дәвам итәләр. Бүгенгә 24 кешедән торган тикшерү-оператив группасы эшли: 6 суд эксперты, 6 ГТХМ тикшерүчесе һәм 12 тикшерү комитеты кешесе.

Барлыгы 708 үзбушаткыч җимерелгән төзелешләр алып чыгарылган (8 035 кубик метрга якын). Авария-коткару һәм башка кичектергесез эшләргә 1 051 кеше, 187 берәмлек техника (шул исәптән 585 кеше һәм 74 берәмлек техника ГТХМ нан) тартылган. 17 психолог тартылуы планлаштырыла.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 64 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 20 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 8 тапкыр, башка чакырулар буенча – 16 тапкыр.  Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  5 янгын. 4 кеше коткарылган.     

Коткаручылар “Адмирал” сәүдә үзәгенең җимерелгән төзелешләренең яртыдан артык территориясен өемнәрдән чистарткан. 2015 елның 16 нчы мартында психологик ярдәм күрсәтер өчен 19 психологны тартырга планлаштырыла. “Кайнар линия” телефонына 624 чакыру килгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International