Узган атнаның ахырында ТР буенча икенче федераль янгынга каршы хезмәт отрядының спортчылары гамәли янгын спортында иң көчлеләрне билгеләде. Икенче отряд төркемнәренең составын беренче тапкыр гүзәл яртысының вәкилләре тутырды. Әлмәттә отрядның бөтен 13 янгын бүлекләренең вәкилләре җыелды. 80 якын гамәлчеләр, шул исәптән 14 кыз, Алабугадан алып Норлат һәм Баулы районнарына кадәрь төрле регионнардан килгән.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 54 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.
Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү – 3 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 12 тапкыр чыктылар. 1 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыкты.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 5 тапкыр, сулыкта куркынычсызлык тәмин итүгә – 2 тапкыр.