Татарстанның православие храмнарында уттан яклаучы хөрмәтенә рәхмәт догалары узды

2021 елның 17 сентябре, җомга

Бүген Татарстанның православие храмнарында янгын сүндерүчеләрнең яклаучысы – “Неопалимая Купина” Изге Ана иконасы хөрмәтенә традицион рәхмәт догасы узды. Православие динендәге янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар аның “Неопалимая Купина” иконасын аеруча хөрмәтлиләр.

Казанда күптән түгел ачылган Изге Ана иконасы соборын гыйбадәт кылуга бүген Гадәттән тыш ведомствоның төрле бүлекчәләреннән 200 дән артык кеше килде.

- Хөрмәтле коткаручылар! Сезне Изге Богородица “Неопалимая Купина" иконасын бәйрәм итү көне белән котларга рөхсәт итегез! Изге Ана сезнең ярдәмчегез. Ул  сезгә ярдәм бирә. Сезнең хезмәт итү нигезендә Ватанга һәм халкыбызга корбан мәхәббәте ята.

Казан җирендә Изге чиркәү данына куйган тырыш хезмәтләре өчен Татарстан Митрополиясе бүләкләрен-архиерей грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International