2021 елның 17-19 сентябрендә сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларын үткәрү планлаштырыла. Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларны вакытында әзерләү максатыннан, 2021 елның августында Әлмәт муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге хезмәткәрләре планнан тыш инспекция визитлары үткәрә.
Уздырыла торган чаралар барышында федераль дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары сайлау участокларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен тәэмин итүне тикшерәләр, алар хезмәткәрләр белән янгынга каршы инструктажлар үткәрүнең сыйфатына, персонал белән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен белүгә һәм янгын чыккан очракта гамәлләр кылуга аерым игътибар бирәләр.
Электр җиһазларының торышы, эвакуация юлларының торышы, янгын сүндерү автоматикасы һәм кешеләргә янгын турында хәбәр итү системаларының төзеклеге, беренчел янгын сүндерү чараларының, тышкы һәм эчке янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларының булуы һәм төзеклеге игътибарсыз калмый.