"Һәрвакыт безнең белән сафта булыгыз!": бүген Ветераннар Советы рәисенә 70 яшь тулды

2021 елның 5 июле, дүшәмбе

Бүген отставкадагы эчке хезмәт полковнигы Петр Михайлович Ивановка Россия гадәттән тыш хәлләр министры символикасы төшерелгән кул сәгатьләре, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының территориаль органнары Советының котлау хаты тапшырылды.  Аңа бүген 70 яшь тулды. Юбилярны истәлекле дата белән Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин котлады.
Җавап сүзендә юбиляр коллегаларына шундый тантаналы кабул итүләре һәм ачык йөз белән котлавы өчен рәхмәт белдерде һәм яшь коллегаларның янгын саклау ветераннарын сынатмауларын һәм хезмәттә алдынгы позицияләрне тотарга тырышуларын зур шатлык белән билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International