Предприятие хезмәткәрләрен янгын куркынычсызлыгы буенча теоретик һәм гамәли укыту

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы БИЯҖ ТРБ «КОМЗ» АҖ янгын бүлеге хезмәткәрләре, беренчел янгын сүндерү чараларын кулланып, акционерлык җәмгыятенең бер бүлекчәсе белән янгын куркынычсызлыгы буенча теоретик һәм гамәли дәресләр үткәрделәр.

Иң элек предприятие хезмәткәрләре уку сыйныфына җыелдылар, анда БИЯҖ вәкиле катнашучыларга беренчел янгын сүндерү чараларының нинди булуы һәм аларны ничек кулланырга кирәклеге турында җентекләп сөйләде.

Ә инде КОМЗ территориясендә укучылар белгечләр күзәтүе астында гамәли гамәлләргә керештеләр. БИЯҖ янгын часте вәкиле янгын сүндергечләрнең нинди төрләре бар һәм аларны кайчан кулланырга кирәклеген тагын бер кат сөйләде. Шуннан соң предприятие хезмәткәрләренә ут сүндергеч белән эшләү мөмкинлеге туды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International