Лаеклы бүләк тапшырдылар. Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Кризис хәлләрдә идарә итү үзәге Россиядә иң яхшысы булды

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 01.09.2020 ел, № 633 боерыгы нигезендә, 2020 елда Россия Федерациясе субъекты буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Кризис хәлләрдә иң яхшы идарә үзәге исеменә смотр-конкурс үткәрелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең ЦУКСЫ 1 урынны алды һәм Россия ГТХМ Кризис хәлләрдә идарә итү үзәге дип танылды. Шушы көннәрдә лаеклы бүләкне ЦУКС башлыгы эчке хезмәт подполковнигы Александр Александровка Россия гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары генерал-полковник Виктор Яцуценко тапшырды.

Конкурс 2 этапта үткәрелде .

Барлык критерийлар буенча да Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Кризис хәлләрдә идарә Үзәге югары баллар алды.

 

Сүз дә юк, потенциаль куркыныч җитештерү объектлары белән тәэмин ителүне, халыкның тыгызлыгын һәм геофизик шартларын исәпкә алып, Татарстан Республикасы кебек төбәк иминлекне тәэмин итү мәсьәләләренә зур игътибар таләп итә. Татарстанның өстенлеге-географик хәле, бай табигать ресурслары, куәтле сәнәгать һәм фәнни комплекс, шулай ук үсеш алган транспорт инфраструктурасы. Республика мәдәни һәм спорт чараларын оештыру һәм үткәрүдә танылган лидер булып тора.

Республиканың потенциаль куркыныч объектларга бай булуын исәпкә алып, Кризис хәлләрдә идарә Үзәге тарафыннан, территорияләр, объектларның торышын тикшереп тору һәм экстремаль ситуацияләрдә ихтимал булган очракта кирәкле чараларны үз вакытында кабул итү максатында, комплекслы иминлек системасын камилләштерүгә, Татарстан Республикасы һәм муниципаль берәмлекләр территорияләренең электрон паспортларын эшләү, алар өчен хас булган куркынычларны, шул исәптән модельләштерүгә, шулай ук  компенсацияләүче чаралар комплексын билгеләүгә юнәлдерелгән эш алып барыла. Болар барысы да, ахыр чиктә, мөмкин булган кризислы хәлләрне фаразлау мәсьәләләренә системалы якын килергә һәм алар барлыкка килү куркынычын киметү буенча оптималь карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International