Конкурста җиңүчеләрне Әлмәттә бүләкләделәр

2021 елның 11 июне, җомга

Ел саен Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе белән берлектә янгын куркынычсызлыгы буенча «Неопалимая купина» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр иҗаты конкурсын үткәрә. Кичә Әлмәттә бәйгенең район этабында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды.

Быелгы конкурсның номинацияләре узган елдагы кебек үк калды - техник иҗат төрләре, сәнгать-сынлы һәм декоратив-гамәли иҗат.

Нигезләмә буенча, конкурста шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары катнаша. Район этабына төрле яшь категорияләрендә һәм номинацияләрдә 35 рәсем һәм кул эшләре тәкъдим ителгән.

Конкурсның муниципаль этабы нәтиҗәләре буенча актлар залында тантаналы шартларда «Неопалимая купина»конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International