Яшь янгынчылар дружиналары өчен балаларны яклау көнендә ярышлар узды

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

Ютазы муниципаль районы мәгариф учреждениеләре укучылары арасында Балалар иҗат йорты базасында балаларны яклау көненә багышланган гамәли янгын спорт буенча ярышлар узды.
Кызыклы ярышларда районның 8 мәктәбеннән 32 укучы катнашты. Ярышлар теоретик һәм практик өлешләрдән торды, аларның нәтиҗәләрен Баулы һәм Ютазы муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Марат Бәдриев бәяләде.
Теоретик өлешендә катнашучылар янгын куркынычсызлыгы темасы буенча 15 сорауга җавап бирделәр. Гамәли эстафетада янгын сүндерүченең хәрби киемен кию, шартлы рәвештә зыян күргән кешегә беренче медицина ярдәме күрсәтү, порошок ут сүндергеч ярдәмендә янгын учагын сүндерү, шулай ук янгын җиң сызгангычларын тоташтыру күнекмәләре һәм шартлы янгын учагына су бирү практик кулланылышы бар иде.
Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урын Г.Вилданов исемендәге «Каразирек мәктәбе" командасына бирелде. «Урыссу гимназиясе» укучылары арасында 2 нче урынны, «Ютазы мәктәбе» укучылары өченче урынны алды. Җиңүчеләр күчмә кубок һәм медальләр белән бүләкләнде.
Оештыручылар әлеге ярышларны ел саен үткәрергә планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International