12 майдан 16 майга кадәр Мәскәү өлкәсенең Кубинка шәһәрендә «Патриот» күргәзмә үзәгендә салон эшендә дистәдән артык ил вәкилләре катнашты. Чараны Россия ГТХМ һәм Россия ЭЭМ оештырды.
Чарада 252 предприятие һәм оешма катнашты, 350дән артык янгын, коткару, авария-торгызу һәм ярдәмче техника күрсәтелде. Эшлекле һәм демонстрацион программаның 130 чарасы узды, аларда 40 меңнән артык кеше, шулай ук 76 рәсми халыкара делегациядән 350 дән артык чит ил вәкилләре булды.