12 майда Мәскәү өлкәсенең Кубинка шәһәрендә «Патриот» күргәзмә үзәгендә «Комплекслы иминлек-2021» XIII халыкара салоны ачылды. Чараны Россия ГТХМ һәм Россия Эчке эшләр министрлыгы оештыра.
Салонны Россия ГТХМ башлыгы Евгений Зиничев ачты.
Салонның эшлекле программасы кысаларында 75тән артык конгресс чарасы, 30дан артык демонстрацион һәм 15ләп спорт чарасы узачак, шулай ук махсус тематик кластерлар тәкъдим ителәчәк. Мәсәлән, интерактив белем бирү-агарту кластеры кысаларында 40 презентация чарасы һәм 40 дәрес узачак. Янгын сүндерүчеләрнең һәм коткаручыларның һөнәри осталыгы кластеры 8 янгын мәйданчыгында тематик ярышлар белән тәкъдим ителде. Барлык теләүчеләрне профессионаллардан тренинглар һәм мастер-класслар көтә.
Татарстан Республикасыннан салон эшендә Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Татарстан Республикасы янгын сүндерү-гамәли спорт федерациясе, шулай ук җитештерү предприятиеләре - "КамАЗ" ГАҖ, "КЭМЗ" ҖЧҖ (Казан электромеханика заводы), "АҖ "Зарница" катнаша.
"КЭМЗ" ҖЧҖ иң киң таралган КамАЗ - 5320 шассиында АЛ-30 янгын автолестницасын үз эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк.
АҖ "Зарница" “Magirus DLK 55 янгын автобаскычы" интерактив тренажерын һәм МК104/Н янгынын сүндерү чараларының күп функцияле интерактив укыту-тренировка комплексын күрсәтәчәк.
Салонда катнашучылар Казандагы фаҗига белән бәйле рәвештә кайгысын уртаклаштылар. Эшлекле программадан тыш, салон мәйданчыкларында махсус җиһазлар һәм техника – янгын сүндерүчеләр, коткаручылар, пиротехниклар, тау коткаручылары, җитештерүчеләр һәм экспертлар очрашулары да узачак.