Бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин шул хакта һәм язгы янгын куркынычы чорында республикада янгын хәле турында сөйләде.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы спикеры билгеләп үткәнчә, ел саен, язын кар ява һәм узган елгы коры үлән чыга башлагач, коры үлән һәм чүп-чар януга бәйле хәлләр кискенләшә.
Республикада, 12 апрельдән башлап, 36 мең кв.метрдан артык мәйданда коры үлән һәм чүп-чар януга бәйле 532 янгын чыккан. Көчле җил булганда, мондый табигать янгыннарының таралу тизлеге сәгатенә 30 км га җитәргә мөмкин. Ягъни алар кеше тормышына, икътисад объектларына һәм торак пунктларга куркыныч тудыра.
Алга таба ГТХМ спикеры журналистларны республикада янгынга каршы махсус режим шартларында каралган таләпләр һәм чикләүләр белән таныштырды.2021 елның апреле.