Саба районында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән профилактик әңгәмәләр уздырылды

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

«Торак» еллык операциясе кысаларында профилактик эш бер көнгә дә туктатылмый. Чөнки социаль яклау һәм полиция органнарында исәптә торучы затларның исемлеге даими үзгәреп тора һәм шуңа бәйле рәвештә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен аңлату буенча профилактик эш алып барырга кирәк. Ә профилактик төркемнәр белән аларның яшәү рәвеше алып барылуы аркасында тотрыклы рәвештә йөрүчеләр дә бар.
Торак секторда янгыннарны һәм аларда кешеләр үлемен кисәтү - әлеге операциянең төп максаты. Саба муниципаль районы ведомствоара комиссиясе Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең яшәү урыннарын карап чыкты.
Комиссия составына социаль яклау органнары, балигъ булмаганнар эшләре буенча комитет вәкилләре, полиция һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кертелгән.
Бүгенге көндә районда 11 гаилә исәптә тора, аларның һәркайсы белән Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр буенча Районара бүлек начальнигы Айнур Галимуллин шәхсән үзе сөйләште.
Гражданнар белән көнкүрештә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә инструктажлар үткәрелде, актлар төзелде, журналда теркәлде һәм белешмәлекләр тапшырылды. Саба һәм Теләче муниципаль районының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы электр хуҗалыгының, мич җиһазларының торышына, автоном янгын хәбәрчеләренең торышына һәм төзеклегенә аерым игътибар бирде. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу очраклары ачыкланмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International