Биш номинациядә җиңүчеләр Бөтенроссия конкурсының финал этабында үз эшләрен тәкъдим итәчәкләр, аңа нәтиҗәләр Россия Федерациясе ГТХМда ясалачак.
«Коткару йолдызы» V Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты героик-патриотик фестиваленең республика этабы республикада 2021 елның 25 февраленнән 26 мартына кадәр үткәрелде.
Фестиваль тематикасы буенча конкурсантлар үзләренең иҗади эшләре аша Чернобыль АЭСындагы һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларга ихлас горурлык һәм соклану белдерделәр.
Фестивальнең республика этабы җиңүчеләре:
1.Рәсем конкурсы
I урын - Старостина Вероника Максимовна (Түбән Кама шәһәре 28 нче балалар сәнгать мәктәбе);
II урын-Латыйпова Амилия Илдар кызы (Баулы шәһәренең 4 нче гимназиясе).
2.Әдәби иҗат бәйгесе
I урын-Тананика Анастасия Евгеньевна (Яр Чаллы шәһәре);
II урын-Кутергина Анна Андреевна (Түбән Кама шәһәре).
3.Музыкаль иҗат конкурсы
I урын - Хаҗиев Булат Рамил улы (Яр Чаллы шәһәре);
II урын-Хор «Камертон» (Яр Чаллы).
4.Сәхнә иҗаты конкурсы
I урын-Гарипов Рамазан Илназ улы (Отар-Дубровка авылы, Питрәч муниципаль районы);
II урын-Шәрифуллина Әминә Айдар кызы (Азнакай шәһәре).
5.Хореография иҗаты конкурсы
I урын - «Темп» коллективы, җитәкчесе Саттарова Холида Умарали кызы, (Лениногорск муниципаль районы Шөгер авылы);
II урын-Гатауллина Раксана Акобовна, җитәкчесе Дзебисова Антонина Георгиевна (Әлмәт шәһәре).
Иҗади конкурсларда беренче урыннарны алган республика этабында җиңүчеләрнең гаризалары фестивальнең оештыру комитетына түбәндәге адрес буенча җибәрелде: zvezdamchs-2021@mail.ru