29 мартта янгын сүндерү хезмәте буенча элеккеге хезмәттәшләре белән бергә Түбән Кама янгын саклау ветераны, Бөек Ватан сугышы ветераны - тыл хезмәтчәне Николай Архипович Кадушин 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны әлеге истәлекле дата белән котларга 147 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге башлыгы Фәнис Мотыйгуллин һәм Түбән Кама мэриясе вәкилләре килде.
Кунаклар Николай Архиповичка Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм "Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең килешү бүлекчәләре идарәсе" нең Түбән Кама филиалы башлыгы Камил Шиһапов исеменнән бүләкләр һәм котлау хатлары тапшырдылар. Юбиляр хезмәттәшләренең мондый игътибарга һәм килүенә бик шат иде.
Юбилярның ике улы бар, икесе дә Түбән Камада яши, тагын ике оныгы һәм өч оныкчыгы бар. Алар барысы да бабаларын бик яраталар һәм аңа күңелсезләнергә ирек бирми. Николай Архипович үзе дә егет булырга тырыша. Бүгенге көнгә кадәр күңел күтәренкелеге һәм оптимизм зарядын саклый, көн саен йөри, физзарядка ясый, көнкүрештә үз-үзенә хезмәт күрсәтә һәм аш-су экспериментларын бик ярата.