Нәкъ менә бу категория гражданнарның торак фондта профилактик эш алып баруда өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. «Жилище-2021» еллык операциясе кысаларында ГТХМ хезмәткәрләре профилактик төркемнәр составында төрле категорияле гражданнар, шул исәптән ялгыз өлкән яшьтәге гражданнар белән очраша.
Саба муниципаль районында ведомствоара комиссия янгыннарны кисәтү буенча профилактик эш алып бару максаты белән ялгыз яшәүче гражданнарның яшәү урыннарын карап чыкты. Комиссия составына социаль яклау учреждениеләре, балигъ булмаганнар эшләре буенча комитет, дәүләт янгын күзәтчелеге вәкилләре керде.
Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр буенча Районара бүлек начальнигы Айнур Галимуллин электр хуҗалыгының, мич җиһазларының торышына, автоном янгын хәбәрчеләренең торышына һәм төзеклегенә аерым игътибар бирде. Халык белән көнкүрештә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә инструктажлар үткәрелде, актлар төзелде, журналда теркәлде һәм белешмәлекләр тапшырылды. Үткәрелгән рейд барышында 41 торак йортта булды. Бу юнәлештә эш дәвам итә.