Санкт-Петербург шәһәренең 50 нче махсус идарә командасы җиңүе белән Казанда Россия ГТХМ Федераль янгынга каршы хезмәтенең махсус идарәләре арасында янгын-коткару спорты буенча Бөтенроссия ярышлары тәмамланды. Икенче урында-Мәскәү шәһәренең 3 нче махсус идарә җыелма командасы,өченчедә – хуҗалар-Казан шәһәренең 35 нче махсус идарә командасы.
Тантаналы ачылышта мәртәбәле кунаклар - саклауны махсус янгын бүлекләре тәэмин итә торган предприятиеләр җитәкчеләре дә катнашты. Алар янгын сүндерүчеләргә стратегик предприятиеләрне янгыннардан саклау буенча хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм Бөтенроссия ярышларында җиңүчеләрне һәм призерларны котладылар.
Аннары команда һәм шәхси зачетта җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләнүчеләр арасында Казан махсус идарәсе вәкилләре дә бар иде – болар-100 метрлы киртәләр аша узышта 1 урын алган Дамир Корбанов, штурм баскычы буенча уку башнясының 4 каты тәрәзәсенә менү ярышларында менә дигән җиңү яулаган Андрей Завалишин һәм «штурмлау» да көмеш медаль яулаган Игорь Сысоев. Кызганычка каршы, финал узышлары команда турнирының гомуми зачетына кермәде.
Штурм баскычы буенча күтәрүдә өченче нәтиҗә 87 нче махсус идарә вәкиле (Дмитровград) Евгений Озеровта.
100 метрлы икенче һәм өченче урыннарны мәскәүлеләр (3нче махсус идарә) Эрнест Шәяхмәтов һәм Андрей Лоскунин бүлеште.
Спортчыларны югары дәрәҗәдә оештырганнары һәм әзерләгәннәре өчен Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус янгын сүндерү идарәсе җыелма командасының баш тренеры Олег Романычев махсус грамота белән бүләкләнде.
Бөтенроссия ярышларында Санкт-Петербург, Мәскәү, Свердловск өлкәсе һәм Екатеринбург, Пермь крае, Казан, Новочебоксарск, Омск, Оренбург, Ульяновск өлкәсе, Удмуртия Республикасы һәм Башкортстаннан 14 команда катнашты.