Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 27 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 8 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3, каралтылар-1, транспорт чаралары-1, каралтылар-1, бакча йортлары-1.1 кеше зыян күргән Кызганычка каршы, 1 кеше һәлак булган. 1 кеше һәлак булган, 1 кеше коткарылган. Янгын зонасыннан 1 кеше коткарылган. Янгын сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән-3 янгын.
ДТПга - 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 5 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү - 8 тапкыр. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, авыруларны ашыгыч медицина ярдәме машинасына илтүгә – 1 тапкыр, коткаручылар ярдәме кирәк булмады-2 тапкыр. Профилактик эшләргә-11 тапкыр.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә:
- исерткеч эчемлекләрне артык кулланмагыз, урын өстендә тәмәке тартмагыз!
- балаларны караучысыз калдырмагыз, аларны гади куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтегез;
- төзек булмаган электр үткәргече белән файдаланмагыз, электр җылытучыларын кулланганда сак булыгыз;
- кертелгән электр һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе халыкка балаларны караучысыз калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.
- Балаларны ябык фатирларда яки бүлмәләрдә ялгыз калдыру аеруча куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре янгыннан коткарыла алмый.
- Исегездә тотыгыз: һәр өлкән кешенең бурычы - ут белән уйнауга чик кую, балаларга аларның куркынычлыгын аңлату.
- Балаларның иминлеге турында кайгыртыгыз, янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә кирәклеген, аннары «112» ашыгыч хезмәтләренең бердәм номерына шалтыратуы турында аңлатыгыз.Утка үзегез ничек, балаларыгыз да шулай ук карыячак.
Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - кеше салкынлыгы һәм ут белән эш итүдә ваемсызлык. Алкоголь исереклеге халәтендә кеше үз гамәлләрен дә контрольдә һәм башка кеше гомере өчен дә бернинди җаваплылык тота алмый.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны": 8 (843) 288-46-96