Шырпы белән уеннар кебек күңел ачуы зур бәлагә китерә. Күпчелек очракта бу уеннар бала өчен нәтиҗәсез тәмамлана һәм алар турында хәтта өлкәннәр дә белми кала, кайчагында бу шуклыкның нәтиҗәсе тагын да күңелсезрәк була. Балалар барысына да әнисенә, өлкәннәргә карап өйрәнә һәм әгәр дә өлкән кеше кулында шырпы зарарсыз булса, бала кулында бик күп бәла китерергә мөмкин.
Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең Автозавод районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлегенең өлкән инспекторы Айнур Корбанов үткәргән . «Ут белән балалар шаяруы» танып-белү дәресендә нәкъ менә шушы тема төп тема булды. 49 нчы номерлы "Гөлназ" белем бирү-сөйләм юнәлеше буенча эшчәнлекне өстенлекле тормышка ашыручы "гомуми үсеш төрендәге балалар бакчасында үткәрелде. МЧС инспекторына балалар бакчасы мөдире Эльза Габидуллина һәртөрле ярдәм күрсәтте. Дәрес балаларны бик кызыксындырган видеоролик күрсәтү белән башланып китте. Күрсәтмәдән соң өлкәннәр балалар белән роликтагы барлык хәлләрне тикшерделәр. Дәрес тәмамланганнан соң балалар хор белән аларның төркемендә янгын сүндергеч бар дип әйттеләр. Әмма сабыйларның зур кызыл тимер әйберне белмәүләре ачыкланса да, аңа өлкәннәр генә кагылы алганын бик яхша аңлыйлар. Янгын сүндергечкә шундый игътибар бирелгән икән, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре анда үз игътибарын туктатмый кала алмады. Аны өстәлгә куеп, Айнур Корбанов аның ни өчен билгеләнүе турында сөйләде, бер үк вакытта балалар бакчасы хезмәткәрләренә аны куллану тәртибен исләренә төшерде.