Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 38 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча - 20 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү - 5 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3, каралтылар - 1, транспорт чаралары - 1, каралтылар-1, бакча йортлары-1.1 кеше зыян күргән 1 кеше һәлак булган, Янгыннын сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында - 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән-2 янгын, ут төртүдән-1 янгын.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыктылар.
Эзләү-коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Шуларның 1се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча - 7 тапкыр. Профилактика эшләренә-7 тапкыр.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә:
- исерткеч эчемлекләрне артык кулланмагыз, урын өстендә тәмәке тартмагыз!
- балаларны караучысыз калдырмагыз, аларны гади куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтегез;
- төзек булмаган электр үткәргече белән файдаланмагыз, электр җылытучыларын кулланганда сак булыгыз;
- кертелгән электр һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны": 8 (843) 288-46-96