Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Россия Коткаручылар берлеге Россия гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының 30 еллыгына һәм Россиядә ел саен 30 апрельдә билгеләп үтелә торган янгын сагы көненә багышланган «Янгын куркынычсызлыгы» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр һәм яшьләр сәнгать-рәсем иҗаты конкурсын үткәрде.
Конкурска тәкъдим ителгән эшләр тематикасы төрле иде:
янгын-героик һөнәр;
янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре;
гадәттән тыш хәлләр һәм янгын шартларында гамәлләр, зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү;
янгын сүндерүче хезмәтендә, коткаручының заманча коткару техникасы,;
коткару эше юморы;
конкурсның гомуми тематикасы кысаларында башка темалар да булды.
Өч яшьтән алып дүрт яшькә кадәрге категориядә Татарстаннан 3 яшьлек Артем Филипповның эше җиңүче дип танылды, көмешне Михаил Богданенко яулады, бронзаны Артем Кипров алды.