13 февральдә Татарстан шәһәрләре һәм районнарында «Россия чаңгы юллары-2021» һәм «Татарстан чаңгы юллары-2021» Бөтенроссия массакүләм ярышлары узды. Россия чаңгы юллары" дистә еллар дәвамында иң популяр һәм массакүләм спорт төрләренең берсен яратучыларны берләштерә. Әлеге масштаблы кышкы бәйрәмнең тарихы да, «Россия чаңгы юллары» елдан-ел илебезнең спорт тормышында әһәмиятле вакыйга була бара.
Шул ук көнне Татарстанның барлык районнарында һәм шәһәрләрендә «Татарстан чаңгы юллары – 2021» массакүләм чаңгы ярышлары узды.
Татарстан башкаласында «Россия чаңгы юллары-2021»нең төп старты Юдино бистәсендә «Локомотив» стадионында бирелде.
Анда Татарстан янгын сүндерүчеләре һәм коткаручылары да актив катнашты.
Массакүләм чаңгы ярышларында Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең һәм Татарстан ГТХМ ның 650дән артык хезмәткәре катнашты. Кышкы ял көннәрендә ГТХМ хезмәткәрләре чаңгы юлына гаиләләре белән чыктылар. Дистанциянең озынлыгы һәвәскәрләргә дә, актив чаңгычыларга да, шулай ук гаилә белән дистанцияне узуга да исәпләнгән иде.
#лыжняРоссии #бежимзаЗОЖ