"Динамо" - бренд, көч һәм данлы традицияләр. Рафис Хәбибуллин "Динамо-ГТХМ" хоккей командасына бүләкләр тапшырды

2021 елның 12 феврале, җомга

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин «Динамо»физкультура-спорт җәмгыятенең 95 еллыгы уңаеннан тантаналы чарада катнашты. Россия ГТХМ башлыгы «Динамо-ГТХМ» хоккей командасы җитәкчеләрен, тренерларын һәм уенчыларын бүләкләде.
Бүген «Алтын алка» Боз сараенда зур Динамо спорт гаиләсе үз хоккейчыларын – «Динамо-ГТХМ» төп командасы уенчыларын, «Динамо» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрне, тренерларны, җитәкчеләрне, педагогларны һәм республика хоккее ветераннарын котлады.
Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
"Динамо-ГТХМ» хоккей клубы директоры Роман Соловьев;
«Динамо-ГТХМ» хоккей клубы тренерлары - Максим Знаменский, Роман Баранов һәм Михаил Литвинов.
Хоккейчыларны хөрмәтләү тантанасы ахырында мактаулы кунаклар һәм бүләкләнүчеләр яшь динамолылар белән истәлеккә фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International