Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр ДЯХ хезмәткәрләренең аерым контролендә

2021 елның 5 феврале, җомга

Республикада игълан ителгән Торак куркынычсызлыгы айлыгы ахырына якынлаша. Бу чорда Яр Чаллы шәһәрендә билгеле бер категория гражданнарның яшәү урыннарында булу кысаларында зур эш башкарылды.
Имин булмаган гражданнар, күп балалы гаиләләр, ялгыз өлкән яшьтәге гражданнар, социаль куркыныч хәлдә булган балалары булган гаиләләр Дәүләт янгынга каршы хезмәте хезмәткәрләренең аерым контролендә тора.
 Куркынычсызлык айлыгы кысаларында әлеге категорияләр полиция хезмәткәрләре, җирле үзидарә органнары, социаль яклау органнары, иҗтимагый оешмалар хезмәткәрләре белән берлектә булдылар.
Чираттагы рейд барышында бүлекчә җитәкчесе Илмир Шәяхмәтов "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге"нең Үзәк районы буенча вәкиле Александр Аксаков белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм имин булмаган гаиләләрдә яшәү урыннарында булды.
Үзәк район буенча учетта барлыгы 19 гаилә тора, аларның барысы да торак куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында торакка йөргән. Әмма әлеге гаиләләр белән эш бетмәде һәм ел дәвамында дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International