Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау, янгын куркынычсызлыгын һәм су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы коммерцияле булмаган оешмаларга грантлар бирү буенча конкурс сайлавы игълан ителде

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау, янгын куркынычсызлыгын һәм су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы коммерцияле булмаган оешмаларга грантлар бирү буенча конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 26.11.2019 ел, № 1082 карары нигезендә үткәрелә.

Грантлар халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау, янгын куркынычсызлыгын һәм су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итү өлкәсендә социаль әһәмиятле программаларны тормышка ашыру өчен социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга бирелә.

Тулы мәгълүмат - http://mchs.tatarstan.ru/rus/konkursniy-otbor-po-predostavleniyu-grantov.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International