Мәктәп-интернатта янгын темасына КВН

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

Агымдагы елда янгыннарда балаларның һәлак булуы һәм имгәнүләре арту сәбәпле, күзәтчелек эшчәнлеге хезмәткәрләре мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында балигъ булмаган балалар белән профилактик эшне активлаштырдылар.
Уен формасында Нурлатның мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбе укучылары укытылды. «КВН» исеме астында укыту-танып-белү дәресе кысаларында балалар командаларга бүленделәр. Һәр конкурс үз эченә тиешле сораулар һәм биремнәр алган иде.
Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре районара бүлегенең өлкән инспекторы Әлмәрис Талипов чыгышы барышында төп куркынычсызлык кагыйдәләрен җиткерде. Укучылар белән янгын очрагында гамәлләр тәртибенә, янгын чыгу сәбәпләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Үткәрелгән укыту-танып-белү дәресе барышында әлеге мәктәпнең 40 укучысына инструкция ясалды, аларның һәркайсына дәрестән соң көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International