2021 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе адресына социаль челтәрләр аша Нокс елгасында Привольный һәм Вознесенское бистәләре арасында рөхсәтсез боз кичүен ачыклау турында мөрәҗәгать килде. Урынга ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең КСДИ Үзәгенең Казан бүлеге инспекторлары чыкты. Мәгълүмат расланды.
Һәлакәтләргә юл куймау максатыннан чыгып, әлеге мәгълүмат чаралар күрү өчен Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Совет районы администрациясе башлыгы Р.Р. Фәтхетдиновка, коймалар билгеләү өчен, Нокса елгасы участогына Казан шәһәренең җыелма мобиль патруль төркемен җибәрү үтенече белән юлланган.
Автотранспортның бозга санкциясез чыгуы фактын ачыклаганда, бозучыларны ТР КоАП 3.10 ст.нигезендә муниципаль берәмлек административ комиссиясеннән штраф көтә – «Татарстан Республикасы территориясендә су объектларында кешеләр тормышын саклау кагыйдәләрен бозу».