Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында Хач ману бәйрәмендә коенганда куркынычсызлык чаралары турында искә төшерәләр

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

18-19 нчы гыйнвар төнендә православие дөньясы Хач ману яки Богоявление бәйрәмен билгеләп үтә. Хокук тәртибен һәм су коенуларының куркынычсызлыгын полиция хезмәткәрләре, медиклар, ГИМС инспекторлары, коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр тәэмин итәчәк.

Җиһазландырылган бәкеләрдә коену белән бәйле йола чаралары вакытында гражданнарның иминлеген тәэмин итү максатларында Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе кунакларга һәм республика халкына коену йоласын үткәргәндә куркынычсызлык чаралары турында искә төшерә.

 Бәкедә коенганда киңәш ителми яки тыела:

- коткару хезмәтләре һәм медицина хезмәткәрләреннән башка коену;

- балаларның әти-әниләре яки олыларсыз коенуы;

- суга боздан сикерү;

- коену урынын пычрату һәм чүпләү;

- спиртлы эчемлекләр эчү, исерек килеш коену;

- эт һәм башка хайваннар китерергә;

- чүп-чарны бозда, гардеробларда һәм киенү бүлмәләрендә калдыру;

- ялган шом бирү;

- коену урынына машина белән менү;

- бозда бер үк вакытта 20 дән артык кеше булырга тиеш түгел;

- 3 кешедән артык төркем белән коену.

 

Түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә киңәш ителә:

- Бәкедә су коеныр алдыннан тәнне җылытырга кирәк.

- Җайлы аяк киеме кияргә;

- Суга баскыч нык булырга тиеш;

- Суга муенга кадәр керергә;

- Суда 1 минуттан артык булмаска;

- Бала суга төшкәндә истә тотыгыз, куркып калган бала йөзә белүен җиңел оныта ала;

- Судан чыкканда махсус тоткычларга тотыныгыз;

Су коенганнан соң сөлге белән сөртенегез һәм коры кием киегез. Кайнар чәй эчәргә кирәк, иң яхшысы – баштан ук әзерләнгән термостан җиләк-җимеш һәм яшелчә чәе.

 Түбәндәре авырулыларга су коенырга тәкъдим ителми:

Кышкы йөзү түбәндәге кискен һәм хроник (кискенләшү стадиясендә) авырулар вакытында:

- Йоткылык өсте, борын авырулары, отит;

- Йөрәк, кан тамырлары системасы;

- Үзәк нерв системасы (эпилепсия, сирингомия; энцефалит, арахноидит);

- Периферия нерв системасы (неврит, полиневрит);

- Эндокрин системасы (шикәр авыруы, тиреотоксикоз);

- Күрү органнары (глаукома, конъюнктивит);

- Сулыш органнары (үпкә туберкулезы - актив һәм өзлегүләр стадиясендә, үпкә ялкынсынуы, бронхиаль астма, эмфизема);

- Җенси органнар системасы (нефрит, цистит);

- Ашказаны, эчәк тракты (ашказаны җәрәхәте, энтероколит, холецистит, гепатит).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International