21.11, 6 гыйнварда Югары Ослан авылының Автодорожная ур., 19 нчы йортта янгын чыккан. Йортның янмаган өлешеннән кешеләр мөстәкыйль рәвештә бүлекчәләр килгәнче чыктылар.
Кызганычка каршы, ике кеше һәлак булды.
21.45 сәгатьтә янгын сүндерүчеләр 1965 елда туган хатын-кызның мәетен табып алалар, 23.01 сәгатьтә 1970 елда туган ир-атның гәүдәсе табыла.
Янгын мәйданы 72 кв. м. янгынның сәбәбе ачыклана.