6 гыйнварда Биектау районының Алан-Бәксәр авылында Татарстан урамы, 2 нче йорт адресы буенча янгын чыкты.
Планда 8х6 метрлы бер катлы бүрәнә торак йорт һәм 12х10 метрлы каралты-кура янды. Янгынның гомуми мәйданы 168 кв. метр тәшкил итте.
2019 елда Татарстан Республикасы Президенты программасы буенча 70 яшьтән өлкәнрәкләр категориясе өчен билгеләнгән автоном янгын хәбәрчеләре эшләү нәтиҗәсендә 1936 елгы ир-атның гомере коткарылды.
Янгынның сәбәбе-электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү.