Казанда янгында хатын-кыз һәлак булды

2021 елның 5 гыйнвары, сишәмбе

5 гыйнварның 19 сәгать 21 минутта 101 нче янгын сагы номеры буенча Казан шәһәренең Боевая урамы, 163 нче йорт адресы буенча янгын турында хәбәр килде. Килгән янгын сүндерүчеләр тугызынчы каттагы бер бүлмәле фатирның януын, янгын мәйданы 2 квадрат метрны тәшкил итүен, әйберләр һәм җиһазлар януын ачыклаган. Янгын сүндерү барышында янгын сүндерүчеләр 1949 елда туган өлкән яшьтәге ханымның мәетен ачыклый, медиклар үлемне билгели. 20:01 сәгатьтә янгынны тулысынча бетерү.

Янгынның сәбәбе ачыклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International