2 гыйнварда 08.50 сәгатьтә 101 янгын сагы номеры буенча Бөгелмә шәһәрендә, Гоголь урамы, 49 адресы буенча янгын турында хәбәр килде. Янгын 4 катлы күпфатирлы торак йортның 2 катында урнашкан фатирда килеп чыга. Янгын мәйданы 2 кв. м, диван янды. 08.56 да хатын-кызның гәүдәсе табылган, Шәхес билгеләнә.
Янгынның сәбәбе-сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән.