Өйеңне янгыннан сакла! Иске Тәрбит авылында яшәүчеләр белән янгынга каршы әңгәмәләр

2021 елның 4 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре күп балалы һәм имин булмаган гаиләләр, ялгыз карт гражданнар һәм ялгыз инвалидлар яшәгән урыннарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен аңлату буенча халык белән профилактик эш алып баралар. Халык белән йөреп чыгу һәм әңгәмәләр-янгыннарны кисәтү буенча иң нәтиҗәле эш формаларының берсе.

       Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәт Апас отрядының Иске Тәрбит авылын саклау буенча аерым пост хезмәткәрләре бүлекчәнең чыгу районына керүче торак пунктларда торак секторны карап чыктылар.

      Тикшерү барышында кышкы янгын куркынычы чорында, бигрәк тә Яңа ел бәйрәмнәре вакытында, көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чараларына аерым игътибар бирелде. Шулай ук, йорт хуҗаларына янгын килеп чыккан очракта гамәлләр турында һәм «101» һәм «112» ашыгыч хезмәтләрне чакыру номерын җыю тәртибе турында искәрттеләр. Моннан тыш, торак йортларда автоном янгын хәбәрчеләре урнаштыруның файдасы һәм кирәклеге турында әңгәмә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International