ГЭС бистәсенең бер йортында «Торак-2020» операциясе кысаларында рейд узды. Аның төп максаты-гражданнарның торагында янгын куркынычы дәрәҗәсен киметү, шулай ук гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта янгын стихиясеннән саклау өлкәсендә белемнәрне популярлаштыру.
Үткәрелгән рейд барышында Яр Чаллы БИЯҖ бүлеге инструкторы Камил Ганиев һәм Комсомол районы буенча КЭ һәм ПЭБ өлкән инспекторы Рафаэль Юмагулов халыкка җылыткычлардан һәм электр плитәләреннән дөрес файдалану турында искәрттеләр, автоном янгын хәбәрчеләре булу мөһимлеге турында сөйләделәр, шулай ук янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр тараттылар һәм ут сүндергечтән ничек файдалану турында аңлаттылар. "Торак-2020" операциясе кысаларында профилактик чаралар даими үткәреләчәк.