Россия ГТХМ 30 еллыгы елында, Россия Федерациясе коткаручылары көне алдыннан «Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең килешү бүлекчәләре идарәсе» ФДБУнең Түбән Кама филиалында хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган янгын сүндерүчеләрне искә алдылар. Һәлак булганнарның тол хатыннары - Лариса Гурбанова һәм Татьяна Кәлимуллина - отряд начальнигы Камил Шиһапов белән бергә ЭКБ-35 мемориалына чәчәкләр салдылар. Частьнең дежур каравылы АП-22 «Ветлуга» метанель җайланмасыннан буш залп ясады. ЭКБ-47 актлар залында кунакларга Россия ГТХМ башлыгы Евгений Зиничевтан истәлекле бүләкләр тапшырылды. Әлмәттә яшәүче Мухамадеевлар гаиләсенә шундый ук бүләкне ЭКБ-50 начальнигы Илдар Заһидуллин тапшырды.