ИСЛЕ ГАЗ КУРКЫНЫЧ!

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

Казанда берьюлы ике газ белән агулану очрагы теркәлде. Ике очракта да фаҗиганең башлангыч сәбәбе-төтен чыга торган җирдә ябык тәрәзәләр һәм һава йөрүе булмау.

14.12.20 ел 17.08 Казан шәһәре, Идел буе районы, Ботаническая урамы, 13 нче йорт. Фатирда угар газы белән агулану нәтиҗәсендә 1994 елда туган ир-ат һәм 1996 елда туган хатын-кыз зыян күрә, ул "уртача авырлыктагы угар газы белән агулану" диагнозы белән 7нче Шәһәр клиник хастаханәсенә озатыла.

14.12.20 ел 23.41 Казан шәһәре, Киров районы, Горький шоссесы, 6 нчы йорт. 1957 елда туган хатын-кыз авыр хәлдә һәм 1986 елда туган хатын-кыз һәм "урта авырлыктагы угар газы белән агулану" диагнозы белән 7нче Шәһәр клиник хастаханәсенә озатыла.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең Кризислы хәлләрдә идарә итү үзәге мәгълүматлары буенча, 2020 ел башыннан Татарстанда 28 янгын газы белән агулану очрагы теркәлгән, нәтиҗәдә 55 кеше зыян күргән (шуларның 20се-бала) һәм 5 кеше һәлак булган (шуларның 1се-бала).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International