14-нче декабрь көнне Мамадыш районында Соколка т. п. – Яңа Закамский т. п. маршруты буенча техник тикшерү һәм боз кичүе ачылды. Кичүнең озынлыгы 1100 метр, киңлеге 20 метр, ике полосалы, йөк күтәрүчәнлеге 3,5 тоннага кадәр. Эш вакыты: тәүлек буе.
Ачылу вакытына боз калынлыгы 35 см тәшкил итте (20 см булырга мөмкин), ярыклар һәм су юк, күреме нормаль. Кичүдә транспорт чаралары хәрәкәтен көйләүче юл билгеләре, шулай ук хәрәкәтне туктатучы шлагбаумнар урнаштырылган.