Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең һәм Татарстан Республикасы ГТХМ Ветераннар советы рәисе Петр Иванов һәм Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең 7 нче янгын сүндерү-коткару отряды башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ринат Сафин, тиешле санитар-гигиена чараларын үтәп, хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган янгын сүндерүчеләрнең гаиләләре белән очраштылар. Һәлак булган янгын сүндерүчеләрнең тол хатыннарына алар ведомствоның 30 еллык юбилеена әзерләнгән Россия ГТХМ башлыгыннан бүләкләр тапшырдылар.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе җитәкчелеге һәлак булган хезмәткәрләрнең гаиләләре турында кайгырта һәм аларга һәртөрле ярдәм күрсәтә.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе территориясендә үз гомерләрен хәрби постта биргән ГТХМ хезмәткәрләрен искә алу стеласы урнаштырылды. Алтын плитәдә республика гадәттән тыш идарәчелегенең 29 хезмәткәренең фамилияләре мәңгелеккә язылган.