Әлмәт районының яшь янгынчылар дружиналары ярыштылар

2020 елның 11 декабре, җомга

«Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтенең шартнамә бүлекчәләре Идарәсе» ФГБУның ЭКБ-9 укыту-тренировка манежы базасында Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы мәктәпләре арасында Яшь янгын сүндерүчеләр дружиналары беренчелегенә ярышлар узды. Ярышларның максаты-беренчел янгын сүндерү чараларын нәтиҗәле куллану күнекмәләрен камилләштерү, янгын сүндерүче һөнәрен пропагандалау һәм иң сугышчан дружиналарны ачыклау.

Гадәттәгечә ярышлар ике этапта узды-каршылыклар аша 100 метрлы полосаны үтү һәм штурм баскычыннан уку башнясы тәрәзәсенә менү. Ярышларда районның 10 мәктәбеннән барлыгы 15 команда катнашты.

Яшь янгынчылар янгын сүндерү-гамәли спорт буенча үз сәләтләрен югары дәрәҗәдә күрсәттеләр. Түбән Мактаманың 1 нче урта мәктәбе командасы яхшы нәтиҗәләр белән сөендерде, ул лаеклы рәвештә 1 нче урынны һәм күчмә кубокны яулады, 2 нче урында – 25 нче урта мәктәп, ә 3 нче урынны «инженерлык лицее»ннан балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы яулады. Барлык җиңүчеләргә дә «БИЯҖ»ТРБ Әлмәт бүлегеннән кыйммәтле бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International