20 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр Татарстанда махсус янгынга каршы режим кертелә

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан «Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертү турында» 25.11.2020 ел, №1062 карар кабул ителде, аның нигезендә 2020 елның 20 декабреннән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде.
Исегезгә төшерәбез, янгынга каршы махсус режим шартларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ штрафлар - 2дән 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга - 15тән30 мең сумга кадәр, юридик зат оештырмыйча эшмәкәрләргә - 30дан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга-200 меңнән 400 мең сумга кадәр арта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International